Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

Татарстан Республикасы Президентының массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен мөрәҗәгате:

Хөрмәтле татарстанлылар!


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне республикабыз Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстанның Төп Законында шул чорда илдә барган социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр бик ачык чагылыш тапты, ул төбәкнең хокукый системасы үсешендә иң әһәмиятле урын тотучы документ булды. Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә таянып, федераль үзәк белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштырылды.

Татарстан бүген икътисадта, социаль өлкәдә һәм рухи-мәдәни үсештә Россия Федерациясендә алдынгы сафта бара. Бездә тупланган эш тәҗрибәсенә федераль дәрәҗәдә дә, төбәкләрдә дә ихтыяҗ зур. Республиканың казанышлары илебез җитәкчелеге, иң беренче нәүбәттә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның даими зур ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Хөрмәтле татарстанлылар!


Республикадагы иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуда Конституциябез гаять зур әһәмияткә ия. Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында уңышлы үзара хезмәттәшлек булдыру, кешеләрнең ирекләрен гарантияләү, иҗтимагый үсештә барлык катнашучыларның тигезлеген тәэмин итү – Конституциянең әлеге һәм башка нигезләмәләре чынбарлык тормышыбызны чагылдыра.

Гомумроссия сәяси партияләренең алтмыштан артык төбәк бүлекчәсе, ике мең тирәсе дини һәм меңгә якын һөнәри берлек оешмасы, өч йөз илледән күбрәк милли-мәдәни мохтарият, башка иҗтимагый берләшмәләр белән беррәттән, граждан җәмгыяте үсешенә үзләреннән өлеш кертә.

Җәмгыятьтә татулыкны ныгыту механизмнарын даими рәвештә камилләштерүнең мөһимлеген аңлау – бер гасыр элек булып узган инкыйлаб вакыйгаларының сабагы. Җәмәгатьчелектәге уңай көчләрне туплау хәзерге дөньяда көннән-көн ишәя барган төрле тискәре, радикаль күренешләргә каршылык күрсәтүнең гаять мөһим шарты булып тора.

Тынычлык һәм дуслык, икътисадның уңышлы үсеше Татарстанга мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәләрендә югары

стандартлар урнаштыруны тәэмин итәргә, тарихи-мәдәни һәм рухи мирасыбызга үзенчәлекле сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек тудыра.

Сәламәт яшәү рәвешенә аеруча зур игътибар бирү, спортка ярдәм күрсәтү, экологик иминлек турында кайгырту җәмгыятебез үсешенә, гомумән алганда, уңай йогынты ясый. Туган җирне, Ватанны ярату хисе безне берләштерә, яңа казанышларга рухландыра.

Кадерле дуслар!


Конституция көне яхшы тормыш, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре тәэмин ителгән хокукый социаль дәүләт төзү юлында саллы казанышларга ирешүебезне күрсәтә.

Һәммәбезгә бердәмлек, ныклык, күңел күтәренкелеге, илгә-көнгә тынычлык, игелекле гамәлләр һәм иминлек телим.

Бәйрәм котлы булсын! Барыгызны да Татарстан Конституциясе көне белән ихлас тәбрик итәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев