Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ОСТАХАНӘЛӘРЕ БАШЛАНДЫ

Бүген Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең махсус чакырылган Россия һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләре катнашында остаханәләр сериясе старт ала. Чаралар XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында узачак.

Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале тарихында сәхнә осталарының остаханәсе беренче тапкыр Татарстанның Югары Ослан районында оештырылачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Бүген әлеге район педагоглары һәм балалары белән үз белемнәрен түбәндәге шәхесләр уртаклаша: Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов (актерлык осталыгы), халыкара фестивальләр лауреаты, үз вокал мәктәбенә нигез салучы Владимир Шнитко (вокал), фестивальнең режиссеры һәм алып баручысы Марина Ясельская (конферанс), «Дорога из города» бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар (хореография).

Бүген Югары Ослан районында мастер-класслар ике мәйданчыкта – район мәдәният йортында һәм балалар сәнгать мәктәбе базасында уза.

Оештыручылар «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең яшь катнашучыларына да, педагогларга да игътибар итәчәк. Катнашучылар конкурсның төп таләпләренә бәйле сорауларына җавап алачак, шулай ук зур фестиваль хәрәкәтендә җиңү мөмкинлеген арттыру өчен үз номерларын камилләштерәчәк.

Иртәгә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар өчен Татарстанның Түбән Кама районында чыгыш ясаячак. Биредә педагоглар һәм сәхнә осталары составына Татарстанның атказанган артисты, Кырым Республикасының атказанган артисты, куючы режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү) та кушылачак.

Остаханәләр, шулай ук. 17 февраль көнне – Татарстанның Мамадыш районында, ә 18 февральдә Яңа Чишмә районында узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык-2021» зона этаплары графигы түбәндәгечә: 22 февральдән 12 мартка кадәр – Казан, 26-28 февральдә – Баулыда, 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев