Белми калма
Татарстан прокуратурасы «ТФБ Финанс» клиентларын судка дәгъва бирергә чакыра
Татарстан прокуратурасы Татфондбанктан ышаныч идарәсенә күчерелгән кертемнәр буенча ике килешүне канунсыз дип тапкан. Күзәтчелек идарә тармагы үз мәнфәгатьләрен яклый алмаучы гражданнар мәнфәгатен яклаган. Бүгенгә проукратурага 19 кеше мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә идарә тармагының матбугат хезмәте.
Шуның белән бергә, бүгенге суд карарына нигезләнеп, прокуратура гражданнарны үзлегеннән хокукларын судларда якларга чакыра.
«Без, әлбәттә, суд карары белән канәгать. Бу – финанс хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үзлегеннән яклый алмаучы гражданнарның хокукларын яклауда ныклы суд практикасын формалаштыруда җитди адым. ТФБның калган категория граждан-кертемчеләре дә бүгенге суд тәҗрибәсен актив кулланып, үзлегеннән хокукларын судларда яклауларына исәп тотабыз», – дип җиткерде «Татар-информ»га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев