Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очрашырга ярдәм итте

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның  хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.




Камил бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – диде малайның әнисе Гөлназ.

Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк итте. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр.

«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.
- Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав  зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    798
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    446
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    122
    0
    0

Блоглар