МӘКТӘПЛӘРДӘ КОРРУПЦИЯ КИМИ?

Белем бирү өлкәсендәге ришвәтчелеккә зарланучылар саны бермә-бер кимегән. 2019нчы елның беренче яртысына нибары 33 гариза кабул ителгән. Бу турыда Иҗтимагый Совет утырышында Рәмис Музипов хәбәр итә.

2017нче елда исә, 1,3 мең, ә 2018нче елда 834 гариза кабул ителгән. Ә 2019нчы елның беренче яртысына бары 33 ризасызлык очрагы теркәлгән. Әлеге 33 гаризаның 28е мәктәпләрдә бернинди аңлатусыз гомуми акча җыюларга, калганнары дәфтәр-китап ише канцелярия кирәк-яракларына җыелган акчага бәйле. Рәмис Музипов фикеренчә, мондый гаризаларның кимүе халыкның андый ситуацияләргә мөнәсбәте үзгәрү, аңлы рәвештә каршы чыгуларына бәйле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: