Татарстан командасы Коста-Рикага роботлар олимпиадасына барачак

2017 елдагы робототехникларның төп ярышларына безнең илнең 10 төбәгеннән 18 команда барачак.

Робототехника буенча дөнья беренчелегендә төп категориядә Приморье крае, Чиләбе, Свердлау, Архангельск, Төмән, Новосибирск өлкәләре командалары чыгыш ясый. Ә «Роботлар футболы» категориясендә Россия данын өч команда яклый. Алар – Мәскәү шәһәре һәм Татарстан республикасы командалары.

Россия командасы өчен төп көндәшләр – Азия илләре: Малайзия, Тайвань, Япония. Нәкъ менә шушы ил вәкилләре белән безнекеләр медаль өчен көрәшәчәк. Былтыр россиялеләр Бөтендөнья роботлар олимпиадасыннан 2 алтын, 1 көмеш, 1 бронза медаль алып кайтты.
Белешмә:
Коста-Рика – Урта Америкадагы дәүләт. Ул Никарагуа һәм Панама республикасы белән чиктәш. Урта Америка дәүләтләре арасында Коста-Рикадагы тормыш дәрәҗәсе бары тик Панамадан гына калыша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    725
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    556
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    380
    0
    0

Блоглар