Логотип Идель
Белми калма

Татарстан командасы Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогына ия булды!

«Без Кубокны кабаттан республикага кайтардык – бу безнең өчен бик кадерле! – ди Татарстанның Чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев кадерле Кубокны кулына алуга. – Мондый җиңүне безнең узышчылар инде икенче тапкыр яулый. 2017 елда Татарстан чаңгы ярышлары тарихында безнекеләр беренче тапкыр бу Кубокның җиңүчеләре булган иде. Һәм менә без бу исемне кабат үзебезгә кайтардык. Безнең команда кабат Россиядә – беренче!».

Бүген Сыктывкарда (Коми Республикасы) 2018-2019 еллар сезонында Россия Кубогының финалы тәмамланды. Иң җаваплы минутларда ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең президенты Илшат Фәрдиев спортчылар белән янәшә булды - ул аларга көч бирергә дип Сыктывкарга үзе килде.

Ярышлар Коми Республикасының Раиса Сметанина исемендәге чаңгы комплексында узды. Бу стартларда 47 регионнан килгән 250дән артык чаңгычы катнашты.

Команда белән 3950 очко җыеп, Татарстан чаңгычылары беренче булды. Икенче урынга калган Коми командасы 2098 очко җыйды. Төмән өлкәсе чаңгычылары 1544 очко белән өченче урында булды.

Барлыгы Татарстан спортчылары Россия Кубогының төрле этапларында 19 медаль яулады: 5 алтын, 7 көмеш һәм 7 бронза. Командабызның лидерлары исәбендә булган Артем Николаев, Андрей Феллер, Лариса Рясина, Светлана Кузнецова шәхси зачетларда да яхшы уңышка ирештеләр.

«ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең бу уңышлары – спортчыларның, тренерларның, сервисмен һәм табибларның уртак эше нәтиҗәсе, – диде Илшат Шәех улы Фардиев. – Без республикабыз Президенты Рөстәм Миннихановның ярдәмен дә гел тоябыз. Аның белән очрашканда федерациябез алдында торган бурычларны, спортчыларның чаңгы ярышларына әзерлекләре турында фикер алышабыз. Президентыбыз безнең алга куйган бурычлар үтәлде – Олимпиадада, илебез чемпионатында медальләр яуланды. Хәзерге вакытта без эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итәргә тиеш».

Фото: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев