Логотип Идель
Белми калма

“Татарстан киләчәген бергә төзибез”

9-11 март көннәрендә «Свияжские холмы» тау чаңгысы спорт комплексында «Татарстан киләчәген бергә төзибез» дигән Республика стратегик конгрессы узды. Аны үткәрү инициативасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан хупланылган.

Конгресста барлыгы 300 делегат катнашты. Алар – Татарстанның төрле районнарында мәгариф, сәламәтлек саклау, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, экология, урман хуҗалыгы, социаль сферада хезмәт куючы яшьләр. Делегатлар үз шәһәрләре, районнары, республикалары үсеше буенча идеяләре, проектлары, тәкъдимнәре белән бүлеште.

Өчкөнлек конгресс нон-стоп режимында үтте. Белем бирү сессияләрендә катнашучылар танылган сәясәтчеләр, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән очрашты. Делегатлар тәҗрибә белән уртаклашты, проектларын яклады. Эш нәтиҗәләре буенча иң активлар бүләкләнде.



Чараны Республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт эшләре министрлыгы, Студент хезмәт отрядларының республика үзәге, Республика предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр союзы тарафыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев