Логотип Идель
Белми калма

Татарстанның хат ташучыларын бүләкләделәр

Кар-буранга, жил-яңгырга карамыйча, халыкны оператив мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр кемнәр алар? Әлбәттә, почта хезмәткәрләре! Тырышып эшләсәң, бүләк эләгүен көт тә тор! Бүген «Татмедиа»да Татарстанның иң яхшы хат ташучыларын бүләкләделәр.

Хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында әлеге конкурс инде җиденче тапкыр оештырыла. Аның төп шарты булып почта хезмәткәрләренең «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте район яки шәһәр газетасына язылучыларын арттыру тора.



Андрей Кузьмин, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры:

– Халыкка хат ташучылардан да якынрак кеше юк. Алар эссе дими, салкын дими, халыкны һәрвакыт газета-журналлар белән тәэмин итә. Интернет барлыкка килсә дә, кайбер кешеләр өчен басма матбугат бердәнбер ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Почта хезмәткәрләре халык өчен психолог булырга да туры килә. Нәкъ менә шушы кешеләргә без язылу кампаниясен ышанып тапшырабыз да инде.

Ел саен әлеге конкурста катнашучылар арта бара. Быел әлеге бәйгедә 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде:

– «Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе» – Кама Тамагы районының Тәмте авыл җирлеге почта бүлекчәсе. 7 торак пунктка хезмәт күрсәтә торган оешма район газетасына язылучыларны 51 процентка арттырган.

– «Журналлар буенча иң яхшы тираж» (почта элемтәсе бүлекчәләре арасында уздырыла) – Чүпрәле районының Кече Цильна авыл җирлеге почта бүлекчәсе. Бу оешма хезмәткәрләре халыкны «Татмедиа»ның 92 журналына яздырган. Шушы авыл жирлегендә «Сабантуй» журналын аеруча яратып алалар икән.

– «Иң яхшы авыл хат ташучысы» – Рәмзия Кәлимуллина (Балтач районы. Бу ханым 149 хуҗалыкны матбугатка яздырып, язылучылар санын 10 процентка арттырган.

– «Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы» – Гөлшат Габдрахманова (Арча шәһәре). Хат ташучылар арасында ул рекорд куйган: язылучыларын 48 процентка арттырган.

– «Иң яхшы шәһәр хат ташучысы» – Юлия Морозова (Яшел Үзән шәһәре). Ул район газетасы тиражын 39 процентка арттырган.

Конкурста җиңеп чыккан хат ташучылар – 15әр мең сум, ә почта бүлекчәләре – 30 мең сум күләмендә акчалата премия алды.

Светлана Гришина, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары:

– 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен уңышлы башкарып чыктык. Икенче яртыеллыкта да шундый рухта узар, дип ышанам. Шушы конкурс нәтиҗәләрен исәпкә алганда, җурналистларның да, почта хезмәткәрләренең дә хезмәтен бәяли алабыз. Әлбәттә, хат ташучылар арасында шактый бәйгеләр уза. Әмма мондый дәрәҗәдә, саллы бүләкләр белән уздырыла торган башка юк.

«Татмедиа» АҖ басмаларына язылуның гомуми тираҗы 257,7 мең нөсхәне (2017 елның беренче яртыеллыгына) тәшкил итә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев