Татарстан Хөкүмәте ТФБ клиентларына ярдәм итә

Татарстан Республикасы Татфондбанк клиентлары – юридик затлар өчен - «Льготалы лизинг» программасы проектын эшләгән. Икътисад министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Программа проекты нигезендә теләсә кайсы төрдәге мөлкәт өчен еллык 8 процент белән 5 елга кадәр вакытка финанс арендасы каралган. Шулай ук түләүләрне ике айга соңарып кертү мөмкинлеге бар.

Хөкүмәт тарафыннан программаның ике варианты каралган: стандарт һәм кире кайтару лизингы.

«Кире кайтару лизингында лизинг алучы үз мөлкәтен сата һәм аннан шуны ук озак вакытка арендага ала. Шулай итеп аңа кыска вакыт эчендә акча кереп, эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге булдырыла», – дип аңлаталар Татарстан Икътисад министрлыгында.

//Татар-информ//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    736
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    435
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    369
    0
    0

Блоглар