Белми калма
ТАТАРСТАН ЧАҢГЫЧЫЛАРЫ ЯҢА ҮРЛӘР ЯУЛЫЙ
Кичә 3нче декабрьдә Хакасия республикасында «Хакасия Кубогы» россиякүләм чаңгы ярышлары тәмамланды. Анда Татарстан спортчылары да катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар барлыгы 2 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль яулауга иреште.
Кичә, 3 декабрьдә, классик стильдә 10 һәм 15 километрга шәхси узышлар үткәрелде. Халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова әлеге узышта өченче урынга лаек булды. Россия җыелма командасыннан Христина Мацокина – 4нче, Светлана Кузнецова – 5нче урыннарда. Ир-атлар арасында исә Андрей Феллер – 4нче, Сергей Ардашев – 5нче булып килде.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу ярышлар чаңгы узышлары буенча Көнчыгыш Европа континенты Кубогының бер этабы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев