Логотип Идель
Белми калма

Татарстан авылларында мәдәни марафон старт алды

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең традицион республикакүләм мәдәни марафонының яңа сезонын Саба районы Лесхоз авылында зур концерт белән ачып җибәрде.

Проектка нигезне 2014 елда Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды салган. Марафон концертлары ТР Президенты махсус программасы буенча төзелгән яки ремонтланган авыл мәдәният йортларында куела. Әйтик, Лесхоз авылы мәдәният йортында бүген ут һәм тавыш җиһазы белән концерт залы, грим һәм костюм бүлмәләре бар. Ә бина үзе 1976 елда Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Нургали Миңнеханов инициативасы белән төзелгән.



Концертны ансамбль солисты, ТР атказанган артисты Рамил Миңнегалиев ачты. Аның әйтүенчә, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә республика районнарында, авылларында чыгыш ясавы бик рәхәт, чөнки андагы концертларда үзгә бер атмосфера.

- Артистларыбызның күбесе авыл җирендә туган. Бүген сәхнәдә җырлаган халык җырларын без әби-бабайларыбыздан тыңлап үстек. Без халыкның күңеле турында җырлыйбыз, шуңа күрә авыл тамашачысы безнең белән очрашуны һәрчак көтә, - дип сөйләде артист.

Концертта дәүләт ансамбле артистлары узган гасыр уртасында популяр булган Нәфисә Васыйлова, Таһир Якупов, Мозыйп Садыйков репертуарыннан җырлар, шулай ук татар халык җырлары, Түбән Новгород татарлары һәм керәшен татарлары җырларын башкарды. Тамашачылар шулай ук ансамбльнең танылган солистлары Алмаз Сафин, Айдар һәм Алия Мөхәммәтгалиевлар, Азат Галимуллин, Диляра Палатова башкаруында ансамбльнең “Алтын фонд”ыннан бию композицияләрен карый алды.



Программа ахырында тамашачылар алдында ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сүз тотты. Ул мәдәни марафон кысаларында ансамбль концертлары башка районнарда да дәвам итәчәк дип белдерде. Президент сүзләренә сылтама белән ул:

- Авыл мәдәният йортларында һәрвакыт бәйрәм булырга тиеш, авылда яшәүчеләр, җирлек эшчеләре, зур шәһәрдә яшәүчеләр кебек үк, иң яхшы мәдәни казанышларны күреп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев