Татарның ике Илназы - Бузова белән бер сәхнәдә! /фото, видео/

Казанда рус эстрадасы җырчысы Ольга Бузованың концерты узды. Мәскәү кунагын гореф-гадәтләргә туры китереп, бал-май белән каршы алдылар. Иң кызыгы Ольганың концертында булды: анда татарча җырладылар!





Татарча җырлаучы егет барыбызга да бик яхшы таныш җырчы Илназ Гарипов иде. Ул татар телендә ике җыр башкарды: “Яратам! Бетте китте!” һәм “Ярат син”. “Публиканың якынча 70 проценты бөтенләй татарча белмәгәч, концертта чыгыш ясарга курыккан идем. Миңа кадәр рус телендә җырлаган егет чыгыш ясаганда, “Бузова!” дип кычкырганнарын күргәч, бигрәк тә куркып калдым. Тик халык арасында миңа кушылып җырлаучылар шактый булып чыкты, “Бузова” дип кычкырырга ирек бирмәделәр. Аннан соң да чыгышыма карата негатив фикер әйтүче булмады. Киресенчә, татарларда шундый җырлар барлыгын белмәдек, диделәр”, - дип сөйләде Илназ Гарипов.



Илназ әйтүенчә, моңа кадәр рус йолдызы концертында татар эстрадасы җырчысының татар телендә җырлаганы булмаган. “Монда оештыручыларның да өлеше зур. Ольганың үзе белән аралашмадык, әмма исәнләштек. Сольный концерты алдыннан аны борчырга теләмәдем. Ул әхлак ягыннан да матур булмас иде. Ольга гримеркада үз чыгышына әзерләнде. Аңа карата каршылыклы фикерләр күп булса да, шәхсән мин аны тырышлыгы өчен хөрмәт итәм”, - дип белдерде Илназ Гарипов.

Концертта шулай ук чыгыш ясаган Илназ Сафиуллин ике җырын да рус телендә башкарды, дип хәбәр итә Интертат хәбәрчесе.







http://www.intertat.ru//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    818
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    772
    0
    0
  • 2 июнь 2021 - 12:45
    «БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...» «Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?»
    544
    0
    0

Блоглар