TATARKA татарча яңа клип төшергән /видео/

TATARKA исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая яңа клип чыгарган.

«AU» дигән җырга төшерелгән клип җырчының Youtube-каналында бүген генә урнаштырылса да, аны инде ярты миллионнан артык кеше караган. Җырны Ирина татар телендә башкара. Клипны Үзбәкстанда төшергәннәр. Ә сүзләрнең авторы - Зөләйха Камалова.

TATARKA халыкка үзенең «Алтын»җыры белән танылган иде, ул клип та инде 40 миллион тапкыр карау җыеп өлгергән.

Ирина Смелая Чаллыда туып үскән кыз, хәзер ул Санкт-Петербургта яши. Аның тормыш иптәше хәзерге көндә бик популяр булган «Little Big» төркеменең вокалисты. Бу төркемнең «SKIBIDI» дигән җыры 247 миллионнан артык карау җыйган.



[embed]https://youtu.be/cwXfYdYJM5I[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
1304
0
0
Иҗат
ГОМЕРЛЕК САБАК
1538
0
0
Иҗат
«УТКИН МУЖ»
1590
0
0