«ГАРРИ ПОТТЕР»НЫ ТАТАРЧА ДА УКЫП БУЛА!

«Печән базары»нда «Гарри Поттер»ның татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итәчәкләр.

13 тәрҗемәче-волонтер һәм КФУның 3 курс студенты, «Гыйлем» проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин тарафыннан Джоан Роулингның Гарри Поттер турындагы дөньякүләм танылу алган романнар сериясенең беренче томы татарчага тәрҗемә ителде.

«Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы» («Гарри Поттер и философский камень»)ны тәкъдир итү 19 август көнне Казанда, «Печән базары» фестивалендә булыр дип көтелә.

Айдар Шәйхин әйтүенчә, эпопеяне potter.tatar сайтында бушлай укып булачак. Сүз уңаеннан, анда 8нче томның узган ел ахырында чыккан тәрҗемәсе урын алган инде.
Татар теле – “Гарри Поттер” тәрҗемә ителгән телләрнең 80 нчесе. Киләчәктә калган томнарның да тәрҗемә ителү ихтималы бар икән.

Гарри Поттерның татарчага тәрҗемә ителү турындагы хәбәр Интернет киңлекләрендә шактый шау-шу уятты. Мәсәлән, Вконтакте сайтының шактый популяр төркемнәре моны кызыкка борып, китапка тышлыклар тәкъдим итә.

\

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ
47
0
0
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
596
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1467
0
1