Логотип Идель
Белми калма

"ТАТАР ҖЫРЫ"НЫҢ ИҢ ЗӘВЫКЛЫ 10 КОСТЮМЫ

Әле күптән түгел генә "Пирамида" сәхнәсендә "Татар җыры 2017" фестивале гөрләде. Чараның даны хакында сөйләп-аңлатып торырга кирәк түгелдер.  18-нче тапкыр уздырылган халыкара эстрада фестивале елның иң көтеп алынган вакыйгасы булып санала, оештыручылар да шушы фактка кат-кат басым ясый.  

"Татар җыры" концертларында, нигездә, дәрәҗәле тамашачы утыра. Бу аңлашыла да, билет бәяләре арзан түгел: 3500-8900 сум.  Җырчылар саны да күп: быел 25 номинациядә 25 җырчы “Алтын барс” сынына ия булды.

Алдан билгеле булганча, “Татар җыры”нда чыгыш ясаячак артистларның образы 100 мең сумнан 600 мең сумга кадәр исәпләнә иде. Шул кыйммәтле костюмнарга без дә күз салыйк.

3 бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанованы барыбыз да кыска шортик, ялтыравыклы итәкләр яратучы блондинка буларак белә. Күрүегезчә, бу юлы да аның сәхнә образы барысыннан да аерылып торган.



Радик Юлъякшин белән Гүзәл Уразованың "Красивая-Хороший" дуэты беркемне дә битараф калдырмагандыр. Бу юлы алар алтын белән чигелгән ак костюмнардан чыгыш ясадылар. Чыннан да, зәвыклы, тулы образ килеп чыккан.



Татарның асыл "җегетләре" кәчтүм-чалбардан тагын да итәгатьле күренә.





Ә болар "Татар җыры"ның алыштыргысыз алып баручылары.



Хәтерләсәгез, былтыр Азалия Зиннәт "Иң зәвыклы хатын-кыз" номинациясендә җиңгән иде. Җиңәрсең дә, костюмының бәясен 500 мең дип хәбәр иттеләр. Быелгы күлмәге дә бик нәфис.



Мишәр кызы Илсөя Бәдретдинованың образы аеруча кыю булып тоелды. Хәер, шуңа да мишәр бит ул.



Җырлы гаилә Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар быел 3 төрле премиягә лаек булганнар! Киләсе елда кишер төсе модага керәчәк, шул сәбәпле алдан фаразлап костюмга төсне Гүзәлем сайлаган.



Яшь блоггер, мәңге яшь Хәмдүнә апа Тимергалиевага комментарийлар кирәкми дип таптык.



Ләйсән Гыймаеваның ихлас елмаюыннан күзне алып булмый. Күлмәгенең матурлыгын да томалый хәтта.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев