«Татар җыры»нда Салават Elvin Grey белән «Уфтанма»ны җырлармы?!

Интернетта «Татар җыры»ның реклама роликлары пәйда булды. Шуларның берсендә Салават Elvin Greyга: «Күрсәтермен мин сиңа ничек җырларга кирәк икәнен», - ди. Ə яшь җырчы аңа: «Йөргәем ничек куша, күңелем ничек тоя - шулай җырлыйм», - дип җавап бирә.
Милли эстрада экспертлары фикеренчә, быелгы «Татар җыры» әлеге җырчылар арасындагы булган конфликтка нокта куярга тиеш. «Бәлки алар бергәләп «Уфтанма»ны башкарыр?» - дигән фикерләр дә йөри.
Салават ел башында Уфада узган матбугат конференциясендә Радик Юльякшинның иҗатын бик тәнкыйтьләгән иде. «Татарча алай җырларга ярамый!» - диде ул. Янәсе, кемдер ул егетне киендергән дә, акча эшләргә дип сәхнәгә менгезгән.
- Салават абый, исәнмесез. Сезнең белән танышасым килә”, - дип, смс язды ул Елвин Грей. Бәлки очрашып, ярты сәгать бергә-бер сөйләшеп, аңа татар телендә алай җырларга ярамаганын аңлата алырмын, - ди эстрадабыз мэтры.
Кыскасы, барыбыз да түземсезлек белән «Татар җыры - 2017»не көтәбез. Елның иң көтелгән чарасы 16 декабрь көнне «Пирамида»да узачак.
Зоя Солошина
http://shahrikazan.com//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
7 июнь 2023 - 14:10
-
5 июнь 2023 - 12:33
-
31 май 2023 - 14:26
-
31 май 2023 - 14:22