Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ӨЧЕН ЯҢА МӘЙДАН

1нче июнь көнне Ш. Камалның мемориаль фатиры урнашкан йорт яңа форматта эшли башлаячак. Биредә "Татар китабы йорты" ачыла. Ул татар яшьләре өчен яңа мәйданга әверелер дип көтәбез. Бу хакта "Татар китабы йорты" (Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) директоры Луиза Николай кызы Шарова белән сөйләштек.

– Татар китабы йорты – яңа милли интеллектуаль мәйдан. Ул Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Тарихи эчтәлеген саклаган хәлдә заманча итеп яңартылды. Рәсми рәвештә Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры буларак теркәлде. Шәриф Камал яшәгән йортның сайлануы очраклы түгел: 1920–1940 елларда бу фатир бөтен татар интеллигенциясен туплап торган. Биредә Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим кебек язучылар, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторлар җыелган. Беренче әсәрләр укылган, тәнкыйть фикерләре яңгыраган, иҗади тандемнар туган.

– Киләчәктә ниләр планлаштырыла?

– Китапларга яңа тормыш бүләк итү, аларны яшәтү, татар әдәбиятының бренд була алуын исбатлау – безнең төп максатыбыз.

"Татар китап йорты" дигән исем рәсми исемме? Ничек әйтү дөрес? Ни өчен китап йорты?

Без хәзер исем эзләү процессында: җиңел, яңгыравыклы, тиз әйтелешле... Алда әйтеп узганымча, рәсми рәвештә Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры буларак теркәлде. Китап йорты, чөнки китаплар тупланган әлеге җир гадәти кешеләргә дә, студент-аспирантларга да, укучы-укытучыларга да китап сату зонасы һәм шул ук вакытта типография булып тора.

–  Нинди зоналар бар?

– Беренчесе – китап кибете (Татарстан китап нәшрияты һәм Россиянең башка нәшриятларыннан тупланган китап продукциясе, сувенир продукциясе сатылачак). Икенчесе – медиацентр, яки коворкинг-зона (әдәби, фәнни һәм интеллектуаль уен форматындагы чаралар (лекторийлар, очрашулар, ликбезлар, квестлар һ.б) узачак; бу зона китап сөючеләр өчен ирекле аралашу мәйданы да булачак). Өченчесе – типография (китап басуның тарихи һәм заманча ысулларына өйрәтү буенча остаханәләр узачак; кечкенә буклетлар, брошюралар, китаплар эшләнәчәк). Дүртенчесе – экспозиция заллары (китап һәм китап басу тарихына багышланган, уникаль басмалардан җыелган экспонатлар тәкъдим ителәчәк). Бишенчесе – Шәриф Камалның мемориаль фатиры (индивидуаль һәм төркем өчен кызыклы форматтагы экскурсияләр тәкъдим ителәчәк). Алтынчысы – мэппинг-зона (татар китабы тарихына һәм татар әдәбиятының күренекле шәхесләренә багышланган хроникалар күрсәтеләчәк). Җиденчесе – китапханә (биредә Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Вакыйф Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Фәрит Хатыйпов һ.б. күренекле язучылар һәм галимнәрнең музей фондына тапшырган шәхси китапханәләре, предметлары тупланды; китапханә шулай ук эш һәм конференция, очрашулар зонасы булып та тора). Сигезенчесе – балалар зонасы (балаларга спектакль, бәби театрлар форматында тамашалар күрсәтеләчәк; зона виртуаль форматта китапларны карау һәм уку мөмкинлеге белән дә тәэмин ителгән). Моннан тыш биредә уникаль басмалар тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев