Логотип Идель
Белми калма

«ТАТАР СҮЗЕ» НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ БАШЛАДЫ  

«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесен оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Бәйгенең премиаль фонды 1,5 млн сум тәшкил итә.

Искәртеп узарга кирәк: Халыкара нәфис сүз телевизион «Татар сүзе» бәйгесе дүртенче тапкыр уздырыла. Узган ел бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар халкында зур кызыксыну уяткан һәм 3000нән артык татарны берләштергән иде. Гаризалар Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округыннан кабул ителде. Хәтта Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булды.

Быел бәйге берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Шулай ук бәйгедә профессионаллар һәм иҗади гаиләләр дә катнаша алачак. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинация буенча бәяләнә.

Быелгы бәйгенең тагын бер яңалыгы –  «Туган тел» махсус номинациясе. Анда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша алачак. Катнашучыларга үз туган телләрендә классик, хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарырга мөмкин.

Катнашу өчен номинацияне сайлап, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә tnvtatarsuze@mail.ru почтасына юлларга кирәк. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.  Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев