Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ОЕШМАЛАРЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ФОРУМЫ: НИЧЕК? КАЙЧАН?

23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак. Катнашучылар Россиянең 42 өлкәсеннән һәм 11 илдән килә. Анда нишлиячәкләр?

Форум барышында пленар утырыш уздырылачак, проектлар белән эшләргә өйрәтеләчәк. Шулай ук булган чараларны камилләштерү һәм аларга бәя бирү каралган.

Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әлеге форум турында: “Без әлеге форумны күптәннән оештырырга тели идек инде. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан аермалы буларак, анда бары тик оешма җитәкчеләре генә килә. Әлеге форумны ике елга бер уздырырга уйлыйбыз”, - ди.

Программага күз салсак, 23 август көнне сәгать 9.00 да Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында рәсми ачылыш уза. Аннан соң Казан буенча экскурсия уздырылачак. Экскурсиядән соң катнашучылар Инноплиска юл тота. Биредә исә бу көнне “Татар мәдәнияте үсеше” темасына дискуссия һәм “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” практикумы үтәчәк.

Форумның икенче көне дә шактый тыгыз узар, дип көтелә. “Иҗтимагый эшчәнлектә максатка ирешү мәсьәләләре” лекция-дискуссиясе, “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумы кебек чаралар планлаштырылган.

Ә инде форумның соңгы көне, ягъни 25 августта катнашучылар проектларын тәкъдим итәчәк, пленар утырыш узачак.

Оештыручылар әйтүенчә, форум алдыннан һәр регионга биремнәр җибәрелгән. Алар йә яңа проектлар әзерләп килергә, йә булган проектны эшләтеп җибәререгә тиеш.

Иң яхшы дип табылган 3 оешмага акчалата премия тапшырылачак. 1нче урынны яулаучыга – 100, 2нче урынга – 50 һәм 3нче урынга лаек булучы 30 мең сум акча белән бүләкләнә. Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, җиңүче оешма әлеге акчаның ничек һәм ни өчен тотылганлыгы турында хисап бирәчәк.





 

Зилә САБИТОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев