Логотип Идель
Белми калма

Татар Малай Рөстәм Миңнеханов турында:"Он мой бро, почти туган..."

Кичә Татарстан зурлап Яшьләр көнен бәйрәм итте. Бу зур чараны, әлбәттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибардан читтә калдырмады. Үзенең Инстаграм битенә яшьләр көненә багышлап бер-бер артлы постлар урнаштырды.

Соңгы постларының берсендә ул үзен диджей буларак сынап карый. DJ Bubble Gum исә президентка ярдәм итә. Бу пост астына Рөстәм Миңнеханов "Поскретчил чуток! Бер дулкында!" дип язып калдырган.

https://www.instagram.com/p/BzOG2oUo_hW/?utm_source=ig_web_copy_link

Әлеге постны үзенең битенә беренче татар инста блогеры Татар Малай алып куйган. Аның астына ул:

"За пультом DJ MiniKhan

Он стреляет сетами как миниган

Он мой бро, почти туган

Мой президент бигрәк уңган", - дигән шигырь юллары урнаштырып, подписчикларына аны дәвам иттерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

Әйтергә кирәк, күпләр бу идеяне хуплаган. Президентыбыз турында берсеннән-берсе кызыклырак шигырьләр юллыйлар.

"Үзе диджей, үзе хан,

Күзәтә бөтен җиһан.

Яшьләрчә дә булдыра,

Яшьтәшләрен кыздыра!

Тәлинкәне уйната,

Биетә дә, җырлата.

Президенттан уңдылар дип,

Бөтен дөнья шакката",  - кебек аеруча кызыклылары да бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев