«ТӘРТИП» РАДИОСЫНА 11 ЕЛ: БЕР СӘХНӘДӘ УНБЕР ТЕАТР
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 15 апрель көнне гадәти булмаган хәл булды. Бер сәхнәгә 11 театр җыелды. Сәбәбе – «Тәртип» радиосының туган көне. Хәзер бу турыда тулырак.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 15 апрель көнне Тәртип радиосы оештырган «ТӘРТИПле ТЕАТР!» яки «Уйныйбыз да, уйлыйбыз да!» – дип исемләнгән туган көн тамашасы булып узды. Бу гади концерт кына булмады. Биредә, ТӘРТИП радиосы кебек үк, милләт сагында торучы – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Буа татар дәүләт драма театрлары, Татар дәүләт «Әкият» курчак театры һәм өметле киләчәк – «Апуш» татар балалар театрының талантлы, моңлы артистлары булды, алар тамашачыга онытылмаслык кич бүләк итте. Кичә чыннан да кызыклы, үзенчәлекле, искитмәле булды. Кариев театрына керүгә үк халыкны пластинкадан уйнаган татар милли көйләре каршы алды.
Кичәне «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов радио форматында алып бардылар. Ягъни радио тапшырулары тыңлаган кебек тә буласың, шул ук вакытта син тыңлап кына утырмыйсың, күрәсең дә. Төрле концерт номерлары арасында кызыклы әңгәмәләр алып барылды. Зур шәхесләрнең радио турында әйткән мактау сүзләре яңгырады. Шулай ук биредә Татарстанның атказанган артисты Луара Шакирҗанова һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт тә чыгыш ясадылар. Сәхнәдә яшь артистлар да катнашты. Концерт программасы бик бай иде. Анда сугыш, мәхәббәт темасына кагылышлы әсәрләрдән өзекләр һәм җырлар да, биюләр дә булды.
Залда утырган тамашачылар төрле спектакльләрдән өзекләр карап, яраткан артисларына кушылып җырлап, бу кичәдән нинди генә хис-кичерешләр алмады. Алар артистларны һәр чыгыш саен алкышларга күмде.
«Тәртип радиосы» баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова тыңлаучыларына, партнерларына һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде, аларга бүләкләр тапшырды, татар мәдәниятенә хезмәт итүне алга таба да дәвам итәчәген әйтте.
«Тәртип» радиосының 11 еллыгы чын мәгънәсендә зур сәнгать бәйрәме булды. Ул татар мәдәниятенең байлыгын, күпкырлылыгын, үсешен күрсәтте. Бу кичәдә булган бар кеше һәр чыгыштан, һәр сүздән мәгънә алып кайткандыр. «Тәртип»не чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа проектлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев