ТАНЫШ ТҮГЕЛ НОМЕР ШАЛТЫРАТКАНДА "ДА" ДИМӘГЕЗ!

Сүзне башлар алдыннан сорыйк әле: Сез трубканы алганда нәрсә дип әйтәсез?  Нинди сәер сорау бу дисезме? Бер дә сәер түгел. Ни өчен икәнен хәзер аңлатабыз. Телефон аша аралашканда әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне  башлый торган гап-гади сүзләр әллә нинди бәлалар китереп чыгара ала икән бит!

“Да” дисәң нәрсә була?

Белгечләр чаң суга: “Таныш түгел кешеләр шалтыратканда “да” дип әйтмәгез. Ә бу хәлләрнең сәбәбе бар һәм ул бик җитди: аферистлар безнең тавышларны яздырып ала.  Бу турыда Infosecurity Softline Companyның стратегик коммуникацияләр буенча директоры Александр Дворянский менә нәрсә ди:

Аферистлар төрле кешеләргә шалтыратып, аларның биометрияләрен – тавышларын яздырып ала. Аннан аны начар максатларда файдалана ала. Мәсәлән, банклар белән эш иткәндә.

Дворянский әйтүенчә, афреистта “да”, “я потверждаю” кебек сезнең тарафтан әйтелгән сүзләр җыелмасы булса, ул сезнең исәптән банкка акча күчертә ала. Моннан тыш, әлеге алдакчылар кешеләрнең тавышлары тупланган базаны сата да икән.

Нишләргә?

Шуңа күрә белгечләр таныш түгел номердан шалтрату килгәндә “алло” дип җавап бирергә киңәш итә. “Алло” дип әйтү хәерлерәк”, –  ди алар.Яки саф татарча “әйе” дип эндәшегез! 😉 Караклар арасында татарлар юктыр дип өметләнеп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2658
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    822
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    704
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019