Логотип Идель
Белми калма

ТАТАР ДИАЛЕКТЛАРЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ?

11 ноябрь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар диалектларының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре кандидатлары катнашты

Чара барышында институтның татар диалектологиясе өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырылды. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов исә  диалектларны саклап калуның мөһим икәнлеге турында әйтеп үтте. Аның фикеренчә, безгә мәктәптә, матбугат чараларында әдәби телдә сөйләшергә, ә авылга кайткач, әти-әни белән диалектларда аралашырга берәү дә комачаулый алмый. «Диалектларның әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең теле икәнен онытмаска кирәк», – диде ул.  

Диалектология фәнен өйрәнгәндә, галимнәр күп кенә төбәкләрдә эзләнү эшләре алып бара. Хәзерге вакытта телгә диалектларны кертми аралашучылар бармы соң? Күп кенә төбәкләрдәге татар авылларында әле һаман да татар телендә, әти-әниләреннән өйрәнгән диалектлар белән сөйләшүчеләр бар. Олег Хисамов әйтүенчә, авылда калган яшь буын аларны онытмый, диалектларны үз сөйләмендә актив рәвештә куллана.  Димәк, татар диалектларының киләчәге юк түгел. Тел һәрвакыт хәрәкәттә, ул гел үсә һәм үзгәрә. Шуңа да карамастан, без диалектларның тарихыбызда зур урынны алып торуын истә тотарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев