Логотип Идель
Белми калма

“Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” /конкурс/

“Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” конкурсында катнаш! Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Нинди юнәлештәге бәйге: Россиядә Экология елына һәм Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланган эсселар конкурсы.

Кем катнаша ала: 18-30 яшьлекләр.

Конкурска түбәндәге бәяләү критерийларына туры килә торган индивидуаль эшләр кабул ителә:


- эшнең композицион бөтенлеге һәм тәэсирлелеге;


- темага туры килү, аны тулы итеп ачу;


- нәтиҗәләрнең дәлилле һәм нигезләнгән булуы;


- сайланган темага шәхси мөнәсәбәт чагылу;


- текстның әдәби сәнгатьлелеге;


- оригинальлек һәм иҗади якын килү.


Конкурс эшләре гаризалар белән бергә район һәм шәһәр китапханәләре базаларында оештырылган оештыру комитетлары тарафыннан 2017 елның 15 ноябренә кадәр түбәндәге адреска җибәрелә: 420044, Казан ш., Ибраһимов пр., 53б, Республика яшүсмерләр китапханәсе. Йомгаклар 1нче декабрьдә ясала.

Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин:

http://www.ryltat.ru/KonkursDoc/2017/pologenie.pdf

Оештыручы: Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән Республика яшүсмерләр китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев