СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕНӘ АКЧА БҮЛЕНӘ. КҮПМЕ?
Белүебезчә, күптән түгел сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителгән иде. Татарстанда да моның өчен махсус акча бүленгән. Күпме?
2020 елда сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен Татарстан 619 миллионнан артык акча алачак. Бу турыда Дүләт Советы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итә.
– Быел бюджет шактый тулыланачак. Һәм әлеге акчалар 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә, сәнгать, музыка мәктәпләрен булышуга һәм иң мөһиме – сыйныф җитәкчеләре булып торган укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлтеләчәк , - ди сәясәтче.
2021-2022 елларда Федераль бюджеттан бу максатлар өчен 1,9 миллиард (һәр ел өчен аерым) акча бүлеп бирелер дип көтелә. Әлеге акчалар “Мәгариф” (“Образование”) дип исемләнгән милли проект кысаларында билгеләнгән максатларга ирешү өчен бүленә.
Аңа кадәр...
Аңа кадәр Россия президенты Владимир Путин 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру турында карар кабул иткән иде. Татарстанда узган көзнең беренче аеннан 22 мең сыйныф җитәкчесе өстәмә акча ала башлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 апрель 2021 - 16:45ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
-
10 апрель 2021 - 10:33ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
-
22 апрель 2021 - 16:56
-
19 апрель 2021 - 22:01
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18