Логотип Идель
Белми калма

"СТУДЕНТЛАР ЯЗЫ-2018": ҖИҢҮЧЕ КЕМ?

“Студентлар язы-2018”: җиңүчеләрнең исеме ачыклануга санаулы сәгатьләр калып бара. 

11 майда “Уникс” концертлар залында Республикакүләм “Студентлар язы-2018” (“Студенческая весна-2018”) фестиваленең гала-концерты узачак. Бу көнне Россиянең “Студентлар язы”на баручыларның, ягъни җиңүчеләрнең исеме билгеле булачак. Быел ул Ставропольдә, 15-20 май көннәрендә үтә. Татарстанның “Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров әйтүенчә, анда барлыгы 105 делегат юл тотар дип көтелә, алар 14 май көнне кузгалачак.

“Студентлар язы” Россиядә 26нчы тапкыр үткәрелә.



ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Владислав Усанов:

- “Студентлар язы” - бүгенге көндә үз тарихы булган зур вакыйга, студент тормышының аерылгысыз өлеше. Ул - ел дәвамында студенлар өчен оештырылган иң төп, мөһим чараларның берсе. Россиякүләм “Студентлар язы” Татарстанда да берничә тапкыр үткәрелде. Мисал өчен, аның беренчесе 2001 елда уздырылса, соңгысы 2016 булып узды. Ә инде фестивальнең Республика күләмендә уздырылганына килсәк, анда ел саен 3000 гә якын кеше катнаша.

Җиңүчеләргә, традиция буенча, “Казан песие” (“Казанский кот”) сыны биреләчәк.

Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре башкарма комитеты рәисе Айрат Фәизов: 
- Фестиваль җиңүчеләре өчен иң зур бүләк – ул Россиякүләм уздырылган “Студентлар язы”нда катнашу мөмкинлеге. Шуларга өстәп, аларга төрле истәлекле бүләкләр, дипломнар да тапшырылачак.

Гала-концертка керү ирекле, моның өчен “Студентлар лигасы” сайтында теркәлергә генә кирәк.


“Студентлар язы” фестивале турында фактлар: 
- 2018 елның 1-3 май көннәрендә сайлап алу турлары уздырылды; 
- анда 2500 студент, 315 команда катнашты; 
- Россиякүләм “Студентлар язы” 15-20 май көннәрендә Ставропольдә узачак; 
- Казанда ул өч тапкыр (2001, 2009, 2016 еллар) узган; 
- Ставропольгә 14 май көнне Татарстаннан барлыгы 105 кеше кузгалачак; 
- Россия буенча әлеге фестиваль 26 тапкыр уздырыла. 

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев