СТУДЕНТЛАР УКЫМЫЙ?
КФУ, КИТТУ, КДЭУ дистанцион рәвештә укуга күчә. Моңа кадәр Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы коронавирус профилактикасы уңаеннан, студентларны 16 марттан дистанцион рәвештә укуга күчәргә чакырды.
Алар электрон форматта һәм дистанцион белем алу технологияләре ярдәмендә укыячак. Ректорларга исә санитар-эпидемиягә каршы чараларны аерым контрольгә алырга кушылган. Министрлыкта 18 марттан да соң калмыйча, ирекле рәвештә йөрү өчен онлайн-курслар исемлеген бирәчәкләр.
Шәхси чыганаклар буенча, мисал өчен КИТТУ (КХТИ) студентлары 17 марттан 2 апрельгә кадәр дистанцион рәвештә укуга күчәчәк. Бөтен студентлар да өйләренә кайтып китеп, дистанцион форматта белем алырга тиеш була. Һәр укытучы вуз сайты аша шәхси кабинеты аша төркем старостасына биремнәр җибәрә. Башкарылган биремнәр шәхси кабинет программасы аша укытучыга җибәрелә. Әлеге вуз студентлары укырга 2 апрель көнне киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев