Логотип Идель
Белми калма

СТУДЕНТЛАР КӨНЕ: КАЗАН СТУДЕНТЛАРЫ БӘЙРӘМНЕ НИЧЕК УЗДЫРАЧАК?

25 гыйнвар – студентлар көне. Шул уңайдан инде ничәнче ел рәттән Казанда «Ел студенты» Республика премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Чараның төп кунагы – Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Ел студенты» премиясе быел 18 юнәлеш буенча уза. Бәйгедә читтән торып катнашыр өчен 16 яшьтән 35 яшькә кадәр 360 кеше гариза биргән. Ә турыдан-туры этапта катнашырга 28 уку йортыннан 168 кеше чакырылган булган.

«Ел студенты премиясе – зур мөмкинлек. Студент үзе, үз казанышлары турында сөйли һәм аны республика, ил дәрәҗәсендә таныта алган башка мәйданчык юк», – ди «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» РМО Президенты Руфат Кыямов. Ул шулай ук быелгы премиянең призы 400 мең сум тәшкил итүе турында да әйтә. Бу акчалар җиңүчеләргә бүлеп биреләчәк. Шулай ук һәр номинациядә җиңүче бәйге партнерларыннан призлар, ә Гран-при иясе дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында «Алгарыш» премиясе буенча белем алу мөмкинлеге алачак. Сюрпризлар бәйгедә катнашмаган студентларны да көтә. Күп кенә уку йортлары бәйрәм уңаеннан чаралар әзерләячәк: төрле мәйданчыкларда сыйлану, күңел ачу һәм бүләкләүләр каралган.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: «Ел студенты» премиясендә төрле елларда Гран-при ияләре булучылар арасында Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Казанның Сәләтлеләр ачык университеты 2.0» башкарма директоры Айдар Акмалов, Иннополис шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ильдар Хуззятов һәм тагын күп-күп уңышка ирешүче, абруйлы кешеләр бар.

«Ел студенты» премиясенең бүләкләү тантанасы иртәгә 17:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев