Логотип Идель
Белми калма

"СТРАНА ЧЕМПИОНОВ" КОНКУРСЫ

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Рәсәй спортын популярлаштыру, безнең спортчыларның уңышларын бар дөньяга яңгырату, җанатарлар игътибарын уеннарга юнәлтү максатыннан 2018-нче елның 23-нче апреленнән Бөтенрәсәй "Страна чемпионов" медиаконкурсы старт ала.

Әлеге бәйгедә илебезнең 35 яшькәчә булган барлык гражданнары катнашырга мөмкин.

Аңа нәтиҗәләр 3-5-нче июль көнне, Мәскәү шәһәрендә, Бөтенрәсәй "Страна чемпионов" медиафорумы кысаларында ясалачак. Бүләкләр исә һәрберегезне кызыктырырлык: FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар (хәтта финал уенына да!), 100-300 мең сумга кадәр акчалата премияләр, 2018-нче елның көзендә "Страна чемпионов" дип аталучы яңа телевизион проектында катнашу мөмкинлеге.

Бәйгенең төп бурычлары:


— Рәсәйнең актив гражданнарын табу, аларга үсәргә ярдәм итү. Шулай ук яшь спортчыларны, җыелма командаларны, спорт федерацияләрен, спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләрен, хәрби-спорт мәктәпләре укучыларын билгеләп үтү;

— Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң спорт объектларын куллану буенча тәкъдимнәр формалаштыру;

— Рәсәй Федерациясе территориясендә массалы спорт төрләрен үстерүгә игътибар юнәлдерү.
Әгәр катнашасыгыз килсә 13 майга кадәр гариза калдырырга кирәк. Моның өчен страначемпионов.рф рәсми сайтына керегез, бәйгегә җибәрәсе эшегезне куегыз һәм юнәлешегезне күрсәтегез.
13-17 май көннәрендә эшләр тикшереләчәк, финалистлар билгеле булачак. 2018 елның 3-5нче июнендә эшләрне яклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Элемтәләр өчен: Ларькина Елена Васильевна,
тел. 8 901 362 80 38, strana_chempionov@bk.ru
Тулырак мәгълүмат: www.страначемпионов.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев