Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫКНЫ»ны БӨТЕН ИЛГӘ КҮРСӘТӘЛӘР!

«Россия-Культура» каналында «Созвездие-Йолдызлык. Достояние республики» фильмының премьерасы булачак. Аны 10 ноябрьдә 12:50дә күрсәтәчәкләр. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә багышланган. Әлбәттә, бүген республикабызны «Созвездие-Йолдызлык» ачык телевизион эстрада сәнгате фестиваленнән башка күз алдына китереп булмый.

«Созвездие-Йолдызлык” Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Фестиваль уздырыла башлаган вакыттан бирле анда бер миллионнан артык кеше катнашып өлгергән. Аларның дистәләгәне бөтен илнең горурлыгына әверелде.

Бу эшне «Россия-Культура»ның төшерү командасы 2019 ел башында башлап җибәргән. Аның авторы һәм режиссеры – Евгений Безбородов. Фильм 60 көн дәвамында Казан һәм Татарстан район-шәһәрләрендәге мәдәният учреждениеләрендә төшерелгән.

Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры Любовь Дразнина,  «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаутдиновлар фильмның төп геройларына әверелгән. Шулай ук кинокартинада «Созвездие Йолдызлык»ның төрле еллардагы лауреат һәм җиңүчеләрен – Татарстанның атказанган артистлары Рүзил Гатин һәм Айдар Сөләйманов, Яр Чаллының “Мизгел” вокаль ансамбле, Азнакайның “Бәхет” ансамбле, Зәйнең “Мирас” ансамблен күрергә мөмкин.

Әлеге фильмны Татарстан Президенты каршындагы «Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенә ярдәм итә торган Совет, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Культура» телеканалы ярдәме белән төшергәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев