Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ГЕНПРОДЮССЕРЫ ДМИТРИЙ ТУМАНОВКА «ХАЛЫКНЫ САКЛАУ» ПРЕМИЯСЕ ТАПШЫРЫЛДЫ

«Созвездие-Йолдызлык» Татарстан республикасының ачык телевизион эстрада сәнгате фестиваленең генераль директоры, Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов "Халыкны саклау" мәртәбәле премиясенә лаек дип табылды.

Быелгы VIII бүләкләү тантанасы 9нчы декабрьдә Мәскәүдә узды. Менә инде ничәнче ел әлеге премия Россия халкын берләштерүгә юнәлдерелгән иҗади, иҗтимагый, профессиональ эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кешеләргә бирелә. Дмитрий Тумановка әлеге премияне Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссия җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе һәм СССРның Халык артисты Василий Лановой тапшырды.

Григорий Орджоникидзе фикеренчә, киләчәктә әлеге премия орден яки медаль дәрәҗәсенә күтәрелегә тиеш һәм кешелекне берләштерү, аны саклау – мөһим миссия, аны, һичшиксез, үстерергә кирәк.

Премияне алгач, Дмитрий Туманов, "үз иле өчен янып-көеп йөрүчеләр янәшәсендә була алуы" белән горурлануын һәм рәхмәтле булуын әйтте. 

Бүләкләү тантанасы җыр-биюләр белән дә үрелеп барды һәм чыгыш ясаучылар арасында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты җырчы Юлия Макарова да бар иде. Аның башкаруындагы "В горнице моей светло" җыры тамашачыларны аеруча тетрәтте. Василий Лановой әлеге җырның аны нык сокландыру турында әйтте, чөнки бу җыр, аның сүзләренчә, иң мөһиме – тынычлык, дуслык хакында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев