Логотип Идель
Белми калма

«Созвездие-Йолдызлык» балалары Севастопольдә зур концерт куячак

Фестиваль йолдызчыклары Хәрби-диңгез флоты көненә махсус программа әзерли.

29 июльдә Севастопольнең Нәгыймов мәйданында Татарстанның 17 районыннан 200 артык «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре һәм лауреатлары чыгыш ясаячак. Араларында ил һәм халыкара сәхнәләрендә танылу алганнары да байтак: ГИТИС чыгарылышлары – Италия һәм Сербия опера театрларының чакырулы артисты Рузил Гатин, «Төреквидение» халыкара бәйгесе финалисты Айдар Сөләйманов, Мәскәүнең популяр театраль һәм музыкаль проектлары катнашучылары Михаил Урецкий белән Даниил Иванов, федераль телеканалларның шоу-проектлары артисты Владимир Шнитко. Шулай ук программада республиканың әйдәп баручы бию коллективлары – «Дорога из города» бию театры студиясе (Казан), «Лик» заманча һәм эстрада биюе студиясе Чаллы), «Татарстан» бию ансамбле (Чаллы), «Пируэт» бию ансамбле (Лениногорск), «Азаль» җыр-бию ансамбле (Зәй), «Орфей» халык җыр-бию студиясе (Яшел Үзән) һ.б.

Герой-шәһәрнең төп мәйданында концерт бирергә Татарстанның яшь артистларын Севастополь хакимияте чакырган. Бу хакта Севастополь Губернаторы урынбасары, Хакимият рәисе Илья Пономарев белән Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев очрашуында килешенгән иде.



«Созвездие-Йолдызлык» балаларын Севастопольдә күптән беләләр. Россиядә танылып өлгергән фестиваль Кара диңгез флоты белән бик дус. Инде 14 ел дәвамында һәр җәй саен иҗади смена кысаларында яшь талантлар хәрби корабларда, диңгез җәяүле гаскәр һәм су асты диңгезчеләре бүлекләрендә чыгыш ясый. Республика Кара диңгез флоты корабларында шефлык программасын гамәлгә ашыра. Татарстаннан шактый күп егетләр анда уңышлы гына флот хезмәтен узган.

"Севастопольдәге концертка без бик теләп һәм рәхәтләнеп әзерләнәбез. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, - ди фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хакимиятенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. - Севастополь Хакимияте, Кара диңгез флоты һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без Севастопольгә зур иҗади десант алып барачакбыз, анда иң-иңнәре җыелган. Бәйрәм кунаклары фестиваль талантларының дөньякүләм чараларда күрсәткән чыгышларын карый алачак», - дип билгеләде Туманов.



Севастопольдән тыш, «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Кырым Республикасында да берничә концерт бирәчәк. 1 август көнне алар «Артек» халыкара балалар үзәгенең «Озерный» лагеренә 55 ел тулу уңаеннан концерт программасы куячак, ә 5 августта Бакчасарайның үзәк мәйданында шәһәрнең иң яхшы коллективлары белән бергә тамашачыларны сөендерәчәк.

Белешмә өчен:

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ел саен 70 меңнән артык бала катнаша. Әлеге чара Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Росссия Федерациясе комитеты комиссиясе патронажы ярдәмендә уздырыла. Фестивальнең төп оештыручысы – Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

 

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев