Социаль челтәрләрдә лайк куйган өчен төрмәгә? 

КФУда социаль челтәрләрдә репост ясаган өчен суд юлында йөрү ихтималы булу турында сөйләделәр.

КФУның психология кафедрасы ассистенты Андрей Мельников мондый хәл сезнең белән дә килеп чыкмасын өчен Интернетта эш иткәндә истә тотарга кирәкле кагыйдәләрне искәртте: “Беренче карашка, лайк куюның бер начарлыгы да юк кебек. Тик без кайчак экстремистик постларга юлыгуыбызны, аларга лайк куюыбызны сизмибез дә. Бүлмәдә Интернетта утырганда безнең янда берәү дә юктыр кебек, ә чынлыкта бар дөнья якында гына”.

Ул юридик документлар белән танышырга киңәш итә: “Җинаять кодексының Интернет кулланучыларын җаваплылыкка тарту мөмкин булган өлешләре белән танышып чыгу кирәк. Болар барысы да без белергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләренең минимумы”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    682
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    335
    0
    0

Блоглар