Логотип Идель
Белми калма

«Сорнай» ансамбле бездә кунакта

Туган телләрне саклау һәм яклау максатыннан 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне дип билгеләп үтелә башлады. Бу бәйрәм татар теленә генә түгел барлык милләт халыкларының телләренә дә кагыла, чөнки һәр милләткә үз теле газиз. Шуңа күрә башка тугандаш халыклар телләренә дә хөрмәт булырга тиеш. Шул максаттан чыгып, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Әйшә урта мәктәбе дә читтә калмый һәм аларга бик ныклап әзерләнә.

Быел Туган тел атналыгын «Сорнай» ансамбленең чыгышы белән башлап җибәрергә булдык. Аның җитәкчесе Ринат абый Гыйләҗев белән элемтәгә кердек, һәм ул безнең тәкъдимне бик рәхәтләнеп кабул итте.

Тамаша искиткеч матур узды. Артистларыбыз укучыларны төрле халык уен коралларының тарихы белән таныштырды, хәтта аларда уйнап карау мөмкинлеге дә булды.  Программа  халкыбызның борынгы көйләренә, биюләренә, уеннарына нигезләнеп төзелгән иде. Һәркем артистларның сәхнәдәге осталыкларына, җитезлекләренә сокланып утырды, чөнки чыгышлар  күңел түренә үтеп керерлек итеп башкарылды. Балалар чарадан рухи дөньяларын баетып, йөрәкләренә халкыбызның милли көйләрен сеңдереп чыгып киткәннәрдер дип уйлыйм. Бүгенге очрашу аларның күңелләрендә бик озак сакланыр әле.

Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев