Белми калма
СОРАШТЫРУ: ИҢ ХӨРМӘТКӘ ИЯ ҺӨНӘР
Россиядә сораштыру уздырганнар да, иң хөрмәтле һөнәр ияләрен ачыклаганнар.
Россия халкы җәмгыятьтәге иң хөрмәткә лаек һөнәр дип табибларны саный. Укытучылар икенче урында.
Сораштырылучыларның 59%ы табибларны бик нык хөрмәт итүләрен әйткән. 40%ы укытучыларны хөрмәт итүләрен белдергән. Шулай ук өч иң хөрмәткә лаек һөнәрләр арасында коткаручылар да бар. Аңа 38% кеше тавыш биргән.
Респондентлар табиблар, укытучылар, коткаручылар белән беррәттән янгын сүндерүчеләргә (27%) һәм галимнәргә (26%) булган хөрмәтләрен яшерми. Тагын 22% халык хәрби хезмәткәрләргә хөрмәтләре зур булуын әйтә.
19% россияле инженер, 14% очучы һәм машинистлар, 13% төзүче һәм 12% шахтачыларга хөрмәтләрен белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев