София Ротаруны Уфада хастаханәгә салганнар

Җырчы София Ротаруны Уфада хастаханәгә салганнар. Бу хакта UFA1 сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

Портал мәгълүматлары буенча, шәһәрдәге корпоратив чарада чыгыш ясаганда артистканың хәле начарланган. Ротару хастаханәгә 23:00 сәгатьтә китерелгән диелә хәбәрдә.

Хастаханәгә салуның сәбәпләре һәм диагнозы хәбәр ителми.
София Ротару — совет һәм украин эстрадасы җырчысы. 1988 елда СССРның Халык артисты исемен ала, 2002 елда Украина Герое исеменә лаек була. Җырчының репертуарында рус, украин, молдава һәм башка телләрдә 500 дән артык җыр исәпләнә.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1489
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    489
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    459
    0
    0

Блоглар