Логотип Идель
Белми калма

«СӘЛӘТ» НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЯЧАК

Инстаграм социаль челтәре кулланучылары нәтиҗәләрне ел азагында ясаса, "Сәләт" берләшмәсе исә, киресенчә, бу җаваплы эшне ел башында башкара. Нәкъ менә 19 февраль "Сәмрух" ел премиясендә иң-иңнәрне билгелиячәкләр алар!

Әлеге чара уңаеннан 6 февраль көнне "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Сәмрух-2019" премиясенә һәм 2020 елның җәендә булачак чараларга багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Биредә Татарстан Республикасы яшьләр министырының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Сәләтнең җәйге аланнары координаторы Игорь Смирнов, Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов һәм "Ел әйдаманы" Гөлназ Гатина катнашты.

"Һәрбер бала сәләтле, әмма алардагы үзенчәлекне күреп алып үстерергә ярдәм кирәк! "Сәләт" мохите, яшьләр белән эшләү системасы һәрбер сәлкешкә камилләшергә ярдәм итә", - дип башлап җибәрде матбугат конференциясен Тимур Сөләйманов.

Быелгы җәйге сезон исә 29 майдан алып август азагына кадәр дәвам итәчәк. "Традицион рәвештә ул кызу һәм уку-укыту, ял итү программаларына бай, кызыклы булачак", - дип сүз бирде Игорь Смирнов. 

Шулай ук биредә якын киләчәккә планнар, "Сәләт" проектлары, клублары һәм әйдаманнар мәктәбе турында да сүз кузгалтылды. Яхшы әйдаман булу серләре белән дә уртаклаштылар әлеге конференциядә. 

“Әйдаман татар телен камил белергә һәм бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш: җаваплылык, кешеләр белән аралаша һәм уртак тел таба белү, креативлык, командада эшли белү сәләте дә мөһим. Шушы сыйфатлардан идеаль әйдаман килеп чыга”, – дип сөйли Гөлназ Гатина. 

Исегезгә төшерәбез, "Сәмрух-2019" ел премиясе быел 19 февраль көнне "Пирамида" концертлар залында узачак. "Сәләт"нең зур командасы исә сезнең барыгызны да әлеге шәп чарада көтеп кала!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев