Логотип Идель
Белми калма

СӘЛӘТ КАБАТ ИҢ ШӘП ЯШЬ ШАХМАТЧЫЛАРНЫ БИЛГЕЛӘДЕ!

Сәләт берләшмәсе ел саен «Атлант» өстәл уеннары клубы эшчәнлеге кысаларында традициягә әйләнгән турнир гамәлгә ашыра. Яз саен шахмат сөючеләр Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирында очраша. Ә быел ул җиденче тапкыр оештырылды.

Узган елгы онлайн формат аудитория өчен кызыклы булу сәбәпле, оештыручылар быелгы турнирны да онлайн платформада башлап җибәрде. 27 нче апрель көнне lichess.org платформасында турнирның онлайн этабы үтте, ә финал 5 нче май көнне Сәләт Йортында узды.

Онлайн формат шахмат белән кызыксынучы яшьләр арасында популярлык казанган. Турнирга Татарстанның 30 районыннан 700дән артык гариза килде! 56 яшь шахматчы сайлап алу узды, һәм 50 се – финалда очрашты. Әлеге турнирда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге теләге булган барлык кеше дә катнаша алды.

Ярышлар ике төркемдә үткәрелде:

– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);

– II төркем – разрады булган уенчылар (1-3 разрядлы).

Нәтиҗәләр:

I төркем: I урын – Әмирхан Хәйруллин (10 яшь, Балтач районы), II урын – Алмаз Җәлилов (17 яшь, Спас районы), III урын – Инсаф Мөхәммәдияров (14 яшь, Саба районы);

II төркем: I урын – Руслан Минхәйдәров (8 яшь, Казан шәһәре), II урын – Нурлан Хисмәтов (12 яшь, Кукмара районы), III урын – Ирек Галиев (17 яшь, Казан шәһәре).

Турнир призерларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр Әдип Әлмир кубогына ия булды.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды, «Сәләт» Яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе, Сәләт клубы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев