Логотип Идель
Белми калма

СӘЛАМӘТЛЕГЕҢНЕ ИРТӘДӘН ҮК КАЙГЫРТА БАШЛА

Люди, Женщина, Девочка, Йога, Мат, Медитация

Физкульт-сәлам сиңа, дустым! Син иртәләрен сикереп тора алсыңмы? Бу атнаны йөгерү юлына басканың бармы? Ике минуттан артык планкада тора беләсеңме? Әгәр бу өч сорауга да “әйе”, дип җавап биргәнсең икән, синең белән горурланабыз. Юк, икән, безнең физкульт-киңәшләрне тот та, сәламәтлегеңне рәтләргә йөгер!

Көч бирә торган иртә

Көн саен режимны саклау сиңа иртәңне автомат рәвешендә түгел, ә хәерле итеп башларга мөмкинлек бирер. Көч-куәт китерә торган иртә, бары тик яхшылап йоклап торганнан соң гына, булырга мөмкин. Монда кичне ничек итеп уздыруың да роль уйный. Мисал өчен, йокларга ятар алдыннан 3 сәгать кала, ашамау хәерле. Чөнки син йоклаганда, ашказаныңның да ял итүе кирәк.

Ятар алдыннан, сине илһамландыра торган берәр нәрсә укы. Сиңа татлы төшләр керсен, дисәң, бу аеруча мөһим. Мондый әзерлек белән, иртәләрең, һичшиксез, хәерле булачак.

Планкалы иртә

Теләсә нинди физик йөкләмә баш мие эшчәнлеген яхшырта. Әгәр синең тренажер залында тирләп-пешеп шөгыльләнергә мөмкинлегең юк икән, организмыңа “планка” дигән ике минутлык йөкләмәне бүләк ит. Ничек уянып киткәнеңне сизми дә калырсың!

Фитнеслы иртә

Әгәр син иртәңне яхшылап һәм дөрес итеп планлаштырсаң, димәк, иртән йөзәргә яки берничә чакрым йөгерергә өлгерәсең икән, моннан да яхшысы була алмый. Спорт сезоны теләсә кайсы вакытта һәркемгә ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев