Логотип Идель
Белми калма

СКОРЛУПИНО, ЯКИ ЧЕБЕШЛӘРНЕ КӨЗДӘН САНАУ ДӨРЕСМЕ?

Татарстанда кызыклы тематик фестивальләр уздыру матур традициягә әйләнеп китте, дип әйтергә мөмкин.

Ә синең Питрәч белән Күн авылы арасындагы урманны барып күргәнең бармы? Һавасы да соң монда! Якында гына Мишә елгасы болын-үзәннәр аша үзенә юл салган. Хәния апа Фәрхи юкка гына җырламаган инде Питрәчне сагынуы турында.

Нигә сөйли  икән бу безгә әллә кайдагы урман турында дияргә ашыкма, дустым. 19-20 август көннәрендә Питрәч белән Күн арасындагы наратлыкта урнашкан Питрәч стадионында “Скорлупино-2017” фестивале гөрләде.

Күкәй фестивалендә дә әллә нинди гаҗәеп, кызыклы нәрсәләр күрергә була икән! Бармак бөгеп санап бар.

Төрле кош йомыркаларын чагыштырып күрсәткән күкәй музее. Әтәчләр ярышы. Олы кеше буеннан да биегрәк йомшак күкәйне тәгәрәтеп капкага кертү һәм аны кире алып кайту. Тавыкны ераклыкка чөю. “Күкәйле” эстафета. Йомыркаларны ераклыкка һәм төз тидереп ыргыту. Татарстанның иң зур тәбәсен әзерләү. Йомыркаларны тизлеккә тоту. Кул бармаклары бетеп килә, бугай. Аякныкына күчеп тормас өчен мин сиңа күпләрне иң кызыксындырган мәсьәлә – ашау мәсьәләсе белән таныштырыйм әле, дустым.

Берничә мең күкәйдән ничек итеп тәбә кыздырырга икәнен беләсең киләме? Беләм, дисең инде. Әйе шул, әллә ни авырлыгы юк: берничә мең йомырка аласың, табага май салып, әзер булганчы кыздырасың. Дустыым, хәйләләп булмый синең белән! Ярый, синеңчә булсын, ди. Ә мондый тәбәне берьюлы, берничә мең кеше каршында, 100 кг авырлыктагы табада, учак өстендә, җитмәсә әле коры тәбә түгел, ә суган, тавык ите, помидор кушып әзерли аласыңмы? Әһәә, эләктеңме, дустым?

Бу процессны үз күзең белән күзәтү генә дә шактый гаҗәпләндерә. Ә инде Казанның иң яхшы шеф-поварлары әзерләгән “Скорлупино-2017” фестивале тәбәсен авыз итеп карасаң – телеңне йотарлык! Рекорд куелды, җәмәгать! Игътибарлырак булсаң, тагын бер теркәлмәгән рекорд куелганын күзәтергә дә була иде – тәлинкәләрне иң зур тизлек белән ялт иттерү буенча “Скорлупино-2017” фестивале кунаклары һичшиксез дөньяда беренче.

Күрәсеңме, өйдә утырып күпме әйбердән колак кагасың, дустым? Әле тулы бер ел вакыт булса да, “Скорлупино-2018”гә алдан әзерләнә башла – оештыручылар һәрвакыт сине шаккаттырырлык яңалык уйлап табарга риза.





































































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев