КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
2028 елда су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты Казанда узарга мөмкин. Бу хакта Европа су спорт төрләре федерациясе – European Aquatics президенты Антонио да Силва хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, Россиянең 2028 елгы чемпионатны үткәрү хокукы саклана.
«Россиянең 2028 елда чемпионат үткәрү хокукы бар. Без 2024 елда ярышларны үткәрә алмадык һәм аларны 2028 елга күчердек. Хәзер Европадагы гомуми вазгыятьне, экосистеманы һәм конфликтлар белән бәйле фонны бәяләргә кирәк», — дигән Антонио да Силва журналистларга.
Турнирны Казанда үткәрү турында соңгы карар Россия Йөзү федерациясе, European Aquatics һәм Татарстан Хөкүмәте белән киңәшләшкәннән соң кабул ителәчәк.
Су спорт төрләре буенча берләштерелгән Европа чемпионаты Казанда 2024 елда ук узарга тиеш иде. Әмма соңрак турнир Белградка күчерелде.
Моңа кадәр European Gymnastics Россия спортчыларына Европа ярышларында милли символика белән чыгыш ясау мөмкинлеген раслады. Шул ук вакытта 2026 елның 28 июленә кадәр үткәрү хокукы алынган кайбер турнирларда кабул итүче илнең законнарына бәйле аерым чикләүләр сакланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
10 августа 2026 - 10:42
КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев