СКИНХЕДЛАР КАЗАН СӘҮДӘ ҮЗӘГЕНДӘ АТЫШ ӘЗЕРЛӘГӘННӘР /видео/





«Җинаять эшендә шикләнелүче ике кеше 6 эпизод буенча күрсәтмәләр бирде. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды, алар тикшерү бүлекләреннән алынып, бер эшкә берләштерү һәм алга таба тикшерү өчен Татарстан буенча тикшерү идарәсенә тапшырылачак», – дигән Золотов.




Чит ил студентын үтерүгә бәйле эш буенча тугыз кеше тоткарланган. Аларның икесенең әлеге җинаятькә катнашы барлыгы ачыкланган. Хәзерге вакытта калганнарыннан сорау алына, аларның мондый җинаятьләргә катнашы бармы-юкмы икәнлеге ачыклана, экстремистик оешма төзүләре турында дәлилләр туплана.




ТАСС агентлыгы Казанда Африка студентына һөҗүмнең алдан әзерләнүе турында хәбәр иткән иде инде. Җинаятьтә шикләнелүчеләр, пычак һәм чүкеч белән коралланып, чит ил студентын сагалап торган. Хәлилов һәм Архипов гаепләрен таныды. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.




10 мартта тикшерүче җинаятьтә шикләнелүчеләрне сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    735
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    435
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    369
    0
    0

Блоглар