Сирень ашамагыз – агулы!

Балачакта кем генә яз көне сиреньнең биш таҗлы чәчәген эзләп аптырамады микән? Берәр теләк теләп шуны ашап куйсаң, әлеге хыялың һичшиксез чынга ашачак, янәсе...

Бу хорафат юктан гына тумаган, әлбәттә. Гадәттә, сирень чәчәге дүрт таҗлы була. Ә биш таҗлы чәчәкне эзләп табуы ай-һай катлаулы.

Табиблар исә сиреньне шактый агулы куак дип кисәтә. Әлбәттә, биш таҗлы бер чәчәк ашаганнан әллә ни булмас. Шулай да сак булырга кирәк. Күбрәк ашап ташласагыз, агуланырга да мөмкинсез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
1270
0
0
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
3878
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
7595
0
3