Логотип Идель
Белми калма

“ШАЯН ТВ” ДА - “СӘЙЛӘН” ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИКЕНЧЕ СЕЗОНЫ!

“Шаян тв” каналы тарафыннан уздырылган “Сәйлән” балалар телевизион җыр фестиваленең 1 нче сезоны бик зур популярлык казанган иде. Тиздән исә әлеге бәйгенең икенче сезонына да нәтиҗәләр ясалачак.

“Сәйлән” балалар телевизион җыр фестиваленең максаты – татар халык җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге исә – балалар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш.

Быел бу фестивальгә барлыгы 1000 нән артык гариза килгән. Жюри әгъзалары исә шулар арасыннан 32 катнашучыны алдагы этапка сайлаган. Аннары исә “Шаян тв” каналы сайтында тавыш бирү башланып киткән. 31 августка кадәр дәвам иткән тавыш бирү этабы аша ярымфиналга 12 катнашучы узган. Жюри арасында Татарстанның халык шагыйре, «Яңа Гасыр» компаниясе генераль директоры киңәшчесе Разил Вәлиев, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артистлары Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илүсә Хуҗина бар.

- Без татар халкы тыйнак булырга тиеш, дигән кагыйдәгә нигезләнеп яшибез. Әмма халкыбыз тыйнаклыгы чамадан тыш артып киткән иде. Телебезнең хәле җиңел түгел шул. Тик хәзерге балалар башка. Алар сәхнәдә үзләрен иркен тота. Әгәр шушы яшьтән татар телен күңелләренә иңдерсәләр, димәк, аларда өмет бар, - дип белдерде Разил Вәлиев.

Фестивальнең финалы өлешенә 6 бала сайланды. Алар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар уздырылачак. Җиңүчеләрне исә зур бүләкләр көтә. Аларның исемнәре ноябрь аенда билгеле булачак, - дип ассызыклады оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев