"Салават Күпере" комплексына апрельдә күченә башлаячаклар

12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.
"Безнең беренче карлыгач – төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә җавап бирү турында йомгаклау нәтиҗәсе алынды. 12 апрельдә файдалануга тапшырылу турында акт алу көтелә. Бу көнне үк социаль ипотека хуҗалары, фатир ачкычларын алып, күченә башлаячак», – дип белдерде Гыймаев.
Комплексның тагын ике йорты - 10-2 һәм 10-7 номерлы биналар май ахырына кадәр тапшырылачак. Илшат Гыймаев сүзләренчә, комплексның күпчелек йортлары августта әзер булыр дип көтелә. Татарстан Президенты боерыгы нигезендә 15 сентябрьгә барлык йортлар да әзер булыр дип көтелә.
//Татар-информ//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27