Логотип Идель
Белми калма

Салават: "Испаниядә дүрт чемоданымны һәм ике яхшы сумкамны урладылар"

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов Испаниянең Барселона шәһәрендә әйберләрен урлау турында сөйләде. Бу хакта matbugat.ru сайты менә ни яза:

Җырчының улы Рөстәм анда автоузышта катнашырга тиеш булган. "Без улым Рөстәм белән ашарга кереп киттек. "Аренда автомобиле" дип язылган машинада бөтен әйбер калды: дүрт чемодан, ике яхшы сумка. Үземнең кулда телефон бар иде, ә Рөстәмдә - зарядка. Мин автоузышчы Тимур Тимерҗановка шалтыраттым. Ул да Барселонада иде. Тимур барысын ташлап, безнең янга клде. Инглиз телен яхшы белә, безнең белән алты сәгать йөрде. Полиция гариза кабул итәргә теләмәде, чөнки безнең кебекләр монда меңләгән икән. Әллә ничә участокта булдык, берсендә көчкә гаризаны алып калдылар".

Соңрак Салават Казанга җитәкчелеккә шалтыраткан, алар Мәскәү белән элемтәгә кергәннәр. Мәскәү Барселонадагы Россия баш консуллыгына чыккан һәм җырчы гаиләсенә Испаниядә йөрү өчен вакытлыча рөхсәт кәгазе биргән. "Консуллыкта да кеше бик күп иде, Барселона кесә караклыгы буенча беренче урында тора икән", дип сөйли артист.

Салават 16 яшьлек улы Рөстәмне Испаниягә автоузышка алып килгән булган. Әмма әлеге хәл аркасында ярышта катнаша алмаганнар. Салават хәзер күбрәк улы белән шөгыльләнүе турында да әйтә. "Рөстәм инглиз телен камил белә, укуы да бик яхшы, 14 яшендә юниорлар арасында Россия чемпионы булды. Быел 11 сыйныфны тәмамлый, ярышларда әзрәк катнашыр, БДИ бирәсе бар", ди Салават.

Рөстәмнең машинада әйләнеп капланганы да бар икән, әмма ата бу спорт төре кирәк, ул башкалардан куркынычрак түгел дип уйлый. Җырчы концерт графигын да Рөстәмнең ярышларына карап кына төзи хәзер. Ярыш көннәре булмаса гына чыгыш ясарга ризалыгын бирә.

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев