Белми калма
Сак булыгыз! Карбыз!
Татарстанда карбыз ашап, агуланучылар саны кинәт кенә артып киткән. Шуңа күрә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны иртә пешкән карбызларны ашаудан тыелып торырга чакыра.
"Карбызның баллы суында черек бактерияләр тиз арта. Әгәр дә карбыз дөрес сакланмаса, бактерияләр саны тагын да артачак. Икенче урында - нитратлар белән агулану. Кагыйдә буларак, аларны карбызлар тизрәк өлгерсен өчен кулланалар.

Шуңа күрә әгәр дә сезнең бик каты карбыз ашыйсыгыз килә икән, сатучылардан сыйфат һәм куркынычсызлык турында документлар таләп итегез. Карбызлар кояшта ятарга тиеш түгел. Аларны кояштан капланган урында, махсус киштәләрдә саклау кирәк.
Киселгән, ямьсезләнгән карбызларны ашап карарга, гомумән, сатып алырга киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев