Сак булыгыз! Һава торышы бозыла

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны бүген, ягъни 21 июнь көнне, һава торышы бозылу турында кисәтә. Көндезге 12.00 дән 19.00 гә кадәр көчле җил һәм яшен булуы мөмкин.

Татарстан гидрометеорология үзәге  мәгълүматлары буенча, 21 июньдә көндез һәм кич белән республика территориясе һәм Казанда урыны белән күк күкрәү, яшен, көчле җил чыгуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яшен һәм көчле җилнең 23 июньдә дә кабатлануы бар. Шуңа күрә сак булыгыз, дуслар!

Һава температурасына килгәндә, көннәр кызу - 25-30 градус җылы булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1249
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6097
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8580
0
0