Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин

Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез, нәтиҗә ясау әле алда. Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве, актив булуы куандырды. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгы күзәтелде. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте", - дип сөйләде Анатолий Фомин.

Анатолий Фомин сайлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Чит илдән килгән дистәдән артык күзәтүче тикшереп торган.

Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе, актив эшләгәннәре өчен журналистларга да рәхмәт cүзләрен җиткерде. "Бик зур эш башкарасыз. Халыкны актив рәвештә мәгълүмәт белән таныштырып торганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм", - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1468
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    484
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    455
    0
    0

Блоглар